«Россия 1» телеканалы сезне беренчеләрдән булып «Зөләйха күзләрен ача» күпсерияле фильмының берничә эпизодын карарга чакыра

2020 елның 20 марты, җомга

«Россия 1» телеканалы сезне беренчеләрдән булып «Зөләйха күзләрен ача» күпсерияле фильмының берничә эпизодын күрергә чакыра. Шәхси яшерен сылтама алу өчен теркәлергә кирәк: http://smotrim.ru/zuleikha/preview.

Сылтама сез күрсәткән email адресына модерациядән соң киләчәк.

Матбугат конференциясе онлайн режимда җомга көнне, 20 мартта 17.30 сәгатьтә узачак. Алдан 17:00 сәгатьтә кушылырга мөмкин.

Туры эфирга сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=R3Q-oT_ITT4

Катнашучылар: «Россия 1» телеканалы генераль директоры һәм продюсер Антон Златопольский, язучы Гүзәл Яхина, режиссер Егор Анашкин, төп рольләрне башкаручылар: Чулпан Хаматова, Юлия Пересильд, Сергей Маковецкий һәм Евгений Морозов.

Катнашучыларга сорауларыгызны алдан, 20 март 16.00 сәгатькә кадәр,  юллагыз: pr@vgtrk.com.

Матбугат конференциясе вакытында сораулар 17:00 сәгатьтән 18:30 сәгатькә кадәр WhatsApp (номер матбугат конференциясе барышында игълан ителәчәк) буенча кабул ителә.

Сораулар  өчен почта адресы: pr@vgtrk.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International