Татарстан Президенты карамагындагы Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләре буенча комиссия хәбәр итә

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне караганнан соң, Татарстан Президенты карамагындагы Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләре буенча комиссия һәрьяклап фикер алышу өчен түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте:

1. Лирон Хәмидуллин

«Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен;

 

2. Факил Сафин

«Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен;

 

3. Шаһинур Мостафин

«Ядрәләрне эреткән йөрәкләр», «Алар – Җәлил – Кормаш йолдызлыгыннан!..», «Батырлык кайтавазы» китаплары өчен;

 

4. Флера Гыйззәтуллина

«Яну дәверләрендә», «Башкаемда – дөнья исәпләре» китаплары өчен;

 

5. Габделәхәт Гаффаров (Әхәт Гаффар)

«Язлар моңы» драмасы, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны», «Богау» романнары, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары өчен;

 

6. Констанин Руденко

Идел Буе Болгарының һәм Алтын Урданың уникаль зәркән эшләнмәләре коллекцияләренә багышланган «Булгарское золото: филигранные височные подвески», «Булгарское серебро» исемле китаплар сериясе өчен;

 

7. Денис Осокин

«Огородные пугала с ноября по март» исемле җыентык өчен;

 

8. Фәрит Яхин

«Умырзая» романы өчен;

 

9. Идрис Газиев

татар композиторлары әсәрләреннән, халык җырларыннан төзелгән  концерт программалары өчен;

 

10. Фәридә Хасьянова

«Татар халык әкиятләре» китабында     һәм «Тукай балачагы»  график диптихында татар милли мәдәниятен пропагандалаган һәм үстергән өчен;

 

11. Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина

Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсы куелышы өчен;

 

12. Зөфәр Рәмиев

Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International