Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәрендә капиталь ремонт ясалган балалар сәнгать мәктәбендә булды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәренә эш сәфәре кысаларында капиталь ремонт ясалган балалар сәнгать мәктәбендә булды.  

Бу мәгариф оешмасына 1965 елда нигез салынган. 2018 елда бинага капиталь ремонт башланган. Төзүчеләр түбәне, фасадны, инженер челтәрләрен яңартканнар. 

Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын карап чыкты, укытучылар һәм укучылар белән аралашты. Бүген мәктәптә 825 бала белем ала. Анда 224 урынга исәпләнгән концерт залы, 2 хореография бүлмәсе һәм 23 кабинет бар.

Татарстан Президентына мәктәптә 6 хор коллективы, халык уен кораллары оркестры, кыллы инструментлар ансамбльләре, 4 хореография коллективы, фольклор төркеме, 6 вокаль ансамбль эшләве турында сөйләделәр.  

Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә ясалган ремонтны югары бәяләде, укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International