Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2020 елга кино төшерү буенча тематик планны раслады

13 февраль 2020 ел., пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 10 фильм төшерүгә 7,7 млн сумлык ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2020 елда 10 фильм төшерүгә 7,7 млн сумлык ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Тематик планда барлык жанрлар да тәкъдим ителгән: документаль, уен, анимация.

Темалар, фильм жанрлары һәм субсидия күләме:

  • Татарстан  Геройлары, хәрби-патриотик клублар һәм хәрәкәтләр, хәрби частьләр һәм корабльләр турында тулы метражлы  документаль фильм –   500 мең сум.
  • Ватан тарихы сәхифәләре буенча (татар халкының Санкт-Петербург төзелешенә керткән өлеше) – тулы метражлы документаль фильм өчен 500 мең сум.
  • Татарстанлыларның иҗтимагый тормышына өлеш керткән субкультураларның күренекле вәкилләре турында кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.
  • Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тулы метражлы документаль фильм - 500 мең сум.
  • Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән тулы метражлы уен фильмы (республика ачык киносценарийлар конкурсында җиңгән сценарийны гамәлгә ашыру өчен) – 2 млн. сум.
  • Яшьләр арасында авыл тормыш рәвешен һәм хуҗалык итүнең кооператив форматын популярлаштыручы кыска метражлы уен фильмы – 1 млн сум.
  • Әхлак тәрбиясенә юнәлдерелгән балалар өчен тулы метражлы уен киносы – 1 млн. сум.
  • Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән анимация киносы – 1 млн.сум.
  • Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче күпмилләтле халыкның бердәмлеген, халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлдерелгән кыска метражлы документаль фильм – 350 мең сум.
  • Татар телен һәм әдәбиятын, тарихын, татар мәдәниятен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф – гадәтләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән күренекле татар эшлеклеләре турындагы кыска метражлы документаль фильм - 350 мең сум.

Субсидияләр бирү һәм кино төшерүчеләрне билгеләү өчен гаризалар кабул итү  2020 елның II кварталына планлаштырыла.

Тулырак мәгълүмат өчен: (843) 264 73 91, 264 74 73

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования