Халык - сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләренә багышланган «Хатын-кыз куллары белән» дигән Халыкара фестивальдә катнашу өчен теркәлү башланды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 16-18 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә «Хатын-кыз куллары белән» дип исемләнгән  3нче Халыкара халык-сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре фестивале узачак. Анда катнашу өчен Россия Федерациясе төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм чит илләрдән килгән халык иҗаты осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнар һәм башка иҗади юнәлешләр вәкилләре чакырыла.

«Хатын-кыз куллары белән» дигән 3нче Халык-сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре халыкара фестивален «Интернациональ Хатын-кызлар берлеге» РИО оештыра (www.iwuorg.com).

Проектның максатлары:

Россия һәм фестивальдә катнашучы башка илләрдәге хатын-кызлар тарафыннан җитештерелә торган товарларның һәм хезмәтләрнең күпмилләтле байлыгын тәкъдим итү.

Матди һәм рухи мәдәни мирасны саклап калу,  Россия Федерациясе һәм фестивальдә катнашучы башка илләрдәге хатын-кызларның үзенчәлекле чыганакларына игътибар җәлеп итү.

Бизнес алып бару өчен шартлар яхшырту һәм хатын-кызларны үзмәшгуль статусына чыгару.

Фестиваль кысаларында Россия һәм халыкара экспертларны җәлеп итеп фотолар, мастер-класслар һәм нетворкинглар узачак.

Фестивальнең өч көнлек форматы халыкара жюрига иң яхшы осталарны бәяләргә һәм сайларга мөмкинлек бирәчәк, аларның иҗаты чит ил мәйданчыкларында тәкъдим ителәчәк.

Иң яхшы осталар дипломнар, кубоклар, призлар һәм бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

«Хатын-кыз куллары белән»  Халыкара фестивалендә узган ел Казан курчакчысы Ирина Халитова җиңүче булды. Ул иң югары бүләккә - фестивальнең гран-приена лаек булды. 

Катнашу турында нигезләмә сылтама буенча: http://www.handswomen.ru/положение-о-фестивале/

Оештыру комитеты тел.: +7 (968) 441-84-51, +7 (967) 148-38-32

e-mail: info@handswomen.ru; iwuorg@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International