«Уңышлы буын» иҗтимагый оешмасы чит телләрдә эчке туризмны үстерү буенча «I LOVE RUSSIA-2020» Чемпионаты башлануы турында игълан итә

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Эчке туризмны үстерү буенча «I LOVE RUSSIA-2020» чемпионаты»  IV төбәкара конкурсын оештыручылар - «Уңышлы буын» иҗтимагый оешмасы, Волгоград өлкәсенең мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте комитеты, «Волгоград Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге, Волгоград өлкәсенең «Туризмны үстерү агентлыгы» ДБУ.

Нигезләмә буенча, чемпионат Россия Федерациясенең эчке туризмын үстерүгә, бу өлкәдә кадрлар әзерләүгә, иреклеләр хәрәкәтен популярлаштыруга һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә волонтерлык программаларын үстерүгә, шулай ук чит телләр (инглиз, алман, француз телләре) буенча белемнәрне тирәнәйтүгә юнәлдерелгән.

Оештыру комитеты тарафыннан гомуми белем бирү мәктәпләренең  7-11 сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентларыннан инглиз, немец һәм француз телләрендә индивидуаль һәм коллектив эшләр (видеороликлар) кабул ителә:

• «Визит карточкасы»,

• «Шәһәрнең тарихи кыйммәте һәм истәлекле урыннары»,

• «Волонтерлык хәрәкәте».

Конкурсның икенче этабына һәр регионнан 9 эш сайлап алыначак. Финалда авторлар төбәкләр буенча командаларга берләшәчәк һәм туган як турында фильм төшерәчәк. Җиңүчеләр халык арасында тавыш бирү юлы белән  билгеләнә. Соңгы этаптагы иң яхшы эшләрне кулланып  Россиянең матурлыгы һәм бөеклеге турында кыска метражлы фильм ясалачак, ул чит ил туристлары өчен шәһәрнең визит карточкасы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 2020 елның 15 мае. Конкурс материалларын электрон почта аша җибәрергә кирәк: info@up-russia.com. Чемпионат нигезләмәсе белән иҗтимагый оешма сайтында танышырга мөмкин: http://успешное-поколение.рф

Телефон номеры: + 7-927-510-58-20; +7-927-510-58-2-30

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International