«Алтын хәситә» халыкара конкурсына гаризалар кабул ителә

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

«Алтын хәситә» Халыкара конкурсы милли мирасны саклау механизмы буларак милли костюм традицияләрен ныгытуга ярдәм итү, массакүләм җитештерү индустриясенә милли костюмның иң яхшы үрнәкләрен таныту, шулай ук талантлы технологларны, модельерларны, дизайнерларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Анда катнашу өчен иҗади коллективлар, остаханәләр, үзәкләр, һөнәрчелек йортлары һәм мода театрлары, гаилә коллективлары, шәхси осталар, рәссам-модельерлар, рәссамнар, коллекционерлар, урта һәм югары уку йортларының иҗат белгечлекләре укучылары һәм педагоглары чакырыла. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

 Костюмнарның эскизлары түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:

  • реконструкцияләнгән тарихи милли костюм;
  • милли костюм;
  • «Стиль Casual» - заманча авторлык костюмы;
  • милли балалар киеме;
  • баш киемнәре һәм аксессуарлар (ир-атлар һәм хатын-кызлар);
  • милли костюмлы курчак.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 20 февраль.

Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары белән tatfolk.ru сайтында,  нигезләмә бүлегендә танышырга мөмкин.

Җиңүчеләр коллекцияне тегү өчен акчалата сертификатлар алачаклар.

Гамәлгә куючы: ТР Мәдәният министрлыгы

Оештыручы: "Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге" ДБУ

Эшләрне кабул итү өчен электрон адрес: gctf2003@list.ru

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 264-74-70

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International