Татарстан музейлары #MuseumSelfie халыкара акциясенә кушыла

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген татарстанлыларны #MuseumSelfie халыкара акциясенә кушылырга чакыралар.

Популяр челтәр акциясе «РФ Мәдәният.РФ» порталы инициативасы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Оештыручылар социаль челтәрләрдән файдаланучыларны  музейлардагы экспонатлар фонында төшкән фотоларын җибәрергә чакыра. Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда, «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, ТР Сынлы сәнгать музеенда, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында һ. б. үзенчәлекле фото ясарга була.

 Акциянең хэштегы интернетның рус телле сегментында —#MузейноеСелфи, чит телдәгесендә - #MuseumSelfie. Моннан тыш, #КультурноеСелфи һәм  #CultureSelfie  кулланырга була. Акциядә музей хезмәткәрләре һәм анда килүчеләр генә түгел, башка мәдәният учреждениеләре дә катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International