Талантлы музыкант, педагог, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Екатерина Вячеславовна Коврикова вафат булды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән талантлы музыкант, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Екатерина Вячеславовна Коврикованың вакытсыз вафат булуы сәбәпле тирән кайгы уртаклашам.

Екатерина Вячеславовна - Россия һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы, педагогика фәннәре кандидаты, Россия табигать фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, халыкара, бөтенроссия һәм төбәк конкурслары лауреаты. Ул бөтен гомерен сәнгатькә багышлады. Л.В.Собинов исемендәге Саратов дәүләт консерваториясен тәмамлап, озак еллар Казан федераль университетында доцент, фортепьяно классы укытучысы булып эшләде.

Талантлы, зыялы, ярдәмчел кеше – Екатерина Вячеславовна  шундый булып хезмәттәшләре, студентлар һәм якыннары хәтерендә мәңгегә калачак.

Министр                                                                           Ирада Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International