Минзәлә районында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылачак

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның 12 декабрендә Минзәлә районында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән Югары Тәкермән күпфункцияле мәдәният үзәген ачу тантанасы узачак.

Биредә иҗат коллективлары репетицияләре өчен дә, авыл халкының күңелле ялын оештыру өчен дә урын җитәрлек. Тамаша залы 200 урынга исәпләнгән, бизәнү бүлмәсе бар. Зоналарга  бүлү иҗат белән шөгыльләнергә дә, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрергә дә мөмкинлек бирә. Шахмат өстәлләре белән җиһазландырылган уен зонасы да каралган.

Бәйрәм программасында  экскурсия, күргәзмәләр, концерт каралган.

Белешмә өчен:

 «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм  максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын үтәү кысаларында эшләнде, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. Илкүләм проектның кураторы – вице-премьер Ольга Голодец, җитәкчесе - Мәдәният министры Владимир Мединский.

Проект кысаларында 2019 елда Татарстан Республикасында республика бюджетыннан өлешчә финанслау шартларында 3 авыл мәдәни-ял итү объекты төзү каралган: Миңлебай станциясендә 200 урынга исәпләнгән мәдәни-ял итү учреждениесе (14 млн. сум), Алексеевск муниципаль районының Биләр авылында 300 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты (16,9 млн. сум), Минзәлә муниципаль районының Югары Тәкермән авылында 200 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк (14 млн. сум).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International