Ирада Әюпова: Әлеге пилот проектының мәгънәсе - җәмгыять өчен иң мөһим өстенлекләрне билгеләү

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләрен карау һәм халык алдында ведомствоның максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды. Анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү халык алдында дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль булдыру буенча проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Беренче этап барышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тармакның эксперт һәм белгечләреннән иң мөһим юнәлешләр, эш индикаторлары буенча тәкъдимнәр җыйды. Ачык онлайн-тавыш бирүгә Иҗтимагый совет тарафыннан сайланган 20 максат чыгарылды. Ай дәвамында респондентлар исемлектәге тәкъдимнәрне сайлады, шулай ук үз вариантларын күрсәтте. Шулай итеп, үз фикерләре  белдерелгән 267 җавап калдырылган.  ТР Мәдәният министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 6 269 кеше тавыш биргән.

«Әлеге сынау проектының мәгънәсе - җәмгыять өчен аеруча мөһим булган өстенлекләрне билгеләү. Фикер алышуда катнашкан 6 269 кеше (бу узган ел белән чагыштырганда 50%ка күбрәк) Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда катнашырга теләк белдерде,  шул исәптән теге яки бу юнәлешләргә дәүләт ярдәме күрсәтү дә», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Узган елның өстенлекле юнәлешләрнең  берсе - балалар белән эшләү һәм мәдәният учреждениеләренең гаилә белән йөрү өчен уңайлы булуын тәэмин итү  иде. ТР мәдәният министры әлеге өстенлекне тормышка ашыру максатыннан, агымдагы елның 1 июненнән мәктәп укучылары өчен Татарстан Республикасының барлык дәүләт музейларына керү бушлай булуын искәртте. Мисал итеп ул Татарстан Республикасы Милли музеен китерде, музейга килүче балалар төркемнәре күпкә арткан. Моннан тыш, гаилә билетын гамәлгә кертү, шулай ук айның беренче сишәмбесендә барлык категория кешеләр өчен музейларга бушлай йөрү турындагы Карар кабул ителде.

Ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, бүген Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы экспертлары, проектта катнашкан киң җәмәгатьчелек һәм экспертлар фикерен исәпкә алып, киләсе елга 7 иң мөһим юнәлешне һәм эш индикаторын билгеләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы буенча 2020 елга кабул итү өчен халык фикере ярдәмендә формалаштырылган максатлар исемлеге түбәндәгечә тәкъдим ителә:

1.      Өстәмә белем бирү учреждениеләренең (балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре) кимендә 10% ын компьютер җиһазлары белән тәэмин итәргә.

2.      Өлкән яшьтәге кешеләр өчен түләүсез нигездә үткәрелә торган чаралар санын 20% ка (196 дан 245кә кадәр) арттырырга.

3.      Дәүләт мәдәният учреждениеләренә билетларны электрон рәвештә сату өлешен 45% тан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк.

4.      Гомуми белем бирү учреждениеләрендә заманча рәссамнар тарафыннан рәсем дәресләре һәм мастер-класслар уздыру, чаралар Татарстан Республикасы муниципаль районнарының  кимендә 100 мәктәбен колачларга тиеш.  

5.      Муниципаль китапханәләрне заманча әдәбият белән тәэмин итү – китапханә кимендә 100 басма белән тулыланырга тиеш.

6.      Кинопрокатның гомуми күләмендә илебез фильмнары өлешен 41% тан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк.

7.      Дәүләт иҗат коллективларының Татарстан Республикасы муниципаль районнарына чыгу күрсәткечләрен 10% ка арттырырга ниятләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International