Татарстаннан Инесса Клюкина «Россия үзиреклесе - 2019» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады һәм Владимир Путин кулыннан бүләк алды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, Волонтер көнендә, «Россия үзиреклесе  – 2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, дип хәбәр итә Халыкара үзиреклеләр форумы матбугат хезмәте. Экспертлар комиссиясе фикеренчә, катнашучылар арасында иң яхшысы - Татарстан Республикасыннан Инесса Клюкина булган. Ул «Ел волонтеры» номинациясендә җиңү яулады.

Кыз балачактан травма сәбәпле йөри алмый һәм биш операциядән соң, ниһаять, 25 яшьтә аякка баса. Ул һәрчак актриса, алып баручы яки җырчы булырга хыялланган һәм хәтта мөмкинлекләре чикләнгән кызлар арасында үткәрелгән «Татарстан энҗесе» дигән матурлык конкурсында катнашкан. Нәкъ менә иҗатка мәхәббәт һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә файдалы булу теләге Инессаны инклюзив проект эшләргә этәрә.

Инесса 2016 елның сентябрендә Казанда ачылган «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе проекты өчен бүләкләнде. Анда инвалид һәм инвалид булмаган  яшьләр катнаша. Студиянең миссиясе - театр сәнгате  аша сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  кешенең уңай образын формалаштыру, шулай ук инклюзив җәмәгатьчелеген киңәйтү. Проект кысаларында оештырылган 35 куелыш  Россиянең 10 шәһәрендә күрсәтелеп, үзенә 6 меңнән артык тамашачыны җәлеп итте. Кызга бүләкне Россия Президенты Владимир Путин тапшырды.

«Волонтерлык миңа сәламәтлегемне сакларга ярдәм итә. Минем һәр иртә йокыдан уяну теләге туды. Хәзер мин махсус дәвалану узмыйм, проектта театр репетицияләре вакытында пластика һәм бию белән генә шөгыльләнәм. Үземне тулысынча спектакльләргә багышласам да, башкалар миңа матурлана башладың, диләр. Әгәр сиңа яшәргә кызыклы икән, барысы да икенче планга күчә икән», - дип сөйләде Инесса.

«Россия үзиреклесе - 2019» конкурсы лауреатлары үз инициативаларын үстерүгә 2 миллион сумга кадәр грантлар алдылар. Быел конкурска 28 меңнән артык проект тапшырылган, аларны гамәлгә ашыруда 560 меңнән артык кеше катнашкан. Номинацияләр волонтерлык эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен дә үз эченә ала: иң яхшы социаль инициативалар авторларына административ, мәгълүмати, ресурс һәм финанс ярдәме биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International