«Артефакт»: Татарстан Республикасы Милли музеенда мультимедиа-гид эшли башлады

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли музее,   Татарстанда  беренче булып,  экспозицияләр һәм раритетлар турында мәгълүматны «Артефакт» платформасында урнаштырды.

Бу эш «Мәдәният» илкүләм проектын («Цифрлы мәдәният» федераль проекты) тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Проект кысаларында «Артефакт» платформасында музей мультимедиа-гидлар эшләүгә конкурс оештырылды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча илкүләм проектка республиканың 3 музее кертелде, Татарстан Республикасы Милли музее беренче булды. Хәзер теләгән һәркем Россиянең иң зур төбәк музее экспонатларының сыйфатлы сурәтләрен күрә, артефактларның һәм аларның килеп чыгу тарихының тулы тасвирламаларын укый һәм ишетә, шулай ук «тулыландырылган чынбарлык» функциясеннән файдалана ала. Моның өчен Artefact цифрлы платформасының рәсми сайтыннан «Аrtefact. Гид по музеям России» исемле кушымта йөкләтергә һәм «AR» тамгалы цифрлаштырылган экспонатны телефон экранына көйләргә кирәк. Кушымта экспонатны таный һәм аның турында җентекләп сөйләп бирә. Теләк булганда, аудиогидны тыңларга да мөмкин.

Моннан тыш, кушымта аша проектта катнашучы һәм «Артефакт» платформасы базасында тәкъдим ителгән Россиянең башка музейлары экспозицияләрен дә карарга мөмкин булачак.

«Артефакт» платформасында ТР Милли музее сәхифәсен түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://ar.culture.ru/ru/museum/nacionalnyy-muzey-respubliki-tatarstan

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният»  проектларын берләштерүче «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указы нигезендә 2019 елның гыйнварында башланды. Кураторы - РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, җитәкчесе – Мәдәният министры Владимир Мединский.

Киләсе елда мультимедиа-гидлар Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International