«Театраль Идел буе» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» яшьләр фестиваленең округ этабы тәмамланды.

Идел буе федераль округының иң яхшы мәктәп һәм студентлар театры исеме өчен округның 14 төбәгеннән 28 коллектив көрәште. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча гамәлгә куелган проектта барлыгы җиде меңгә якын яшь актер катнашты. Аларның спектакльләрен 100 меңнән артык кеше карады.

Фестиваль театр бәйрәменә әйләнеп, Россиядәге Театр елының иң үзенчәлекле проектларының берсе булды.

Фестивальгә йомгак ясау тантанасын туры эфирда Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә дә карадылар. Яшь актерларны аларның танылган хезмәттәшләре сәламләде. Россиянең халык артисты Андрей Соколов, театр һәм кино актеры Андрей Гайдулян катнашучыларга  иҗади юлда уңышлар теләп видеоязма аша  мөрәҗәгать итте.

Җиңүчеләр халык тавыш бирүе һәм профессиональ жюри тарафыннан ачыклады. 30 меңгә якын кеше яраткан актерлары өчен үз тавышларын бирде.

«Иң яхшы мәктәп театры» номинациясендә Башкортостан Республикасының «Пауза» театр студиясе җиңү яулады. Аларның «Сказка о Емеле - Лодыре» әкияте тамашачыларга оста актерлык уены һәм эчкерсез эмоцияләре  белән истә калды.

Тамашачылар һәм жюри Чуваш Республикасының «Абрикосовый сад» вузара студентлар театрына округның иң яхшы студентлар театры исемен бирделәр.

«Студентлар театрлары арасында иң яхшы режиссер» номинациясендә Чуашстан Республикасыннан Дмитрий Миронов Анджела Нетти повесте буенча куелган «Мой дедушка был вишней» спектакле белән җиңү яулады.

Мәктәп театрлары арасында иң яхшы режиссер - Пенза өлкәсеннән Наталья Кучишкина. Аңа җиңүне Джеймс Крюс әсәре буенча куелган «Тим Талер, или Проданный смех» спектакле китерде.

Студентлар театрлары арасында иң яхшы актер исеменә Чуашстан Республикасыннан Вячеслав Краснов лаек булды, ул «Мой дедушка был вишней» спектаклендә Тонино ролен башкарды. Мәктәп театрлары арасында иң яхшы актерлык уены өчен беренче урынны Саратов өлкәсеннән Иван Шашлов алды. Иван Г.Х.Андерсенның «Гадкий утенок» әкияте мотивлары буенча куелган драмада төп рольне уйнады.

«Студентлар театрлары арасында иң яхшы актриса» номинациясендә Татарстан Республикасыннан Ләйсән Гатауллина җиңде. Фестиваль  тамашачылары күңеленә аның  «Парковка» спектаклендәге  Фатыйма роле хуш килде.

Мәктәп театрының иң яхшы актрисасы итеп экспертлар Чуашстан Республикасыннан Роза Коробованы сайлады, ул «Наброски судьбы» спектаклендә Яна ролен бик оста башкарды.

«Мәктәп һәм студентлар театр коллективлары» номинациясендә җиңүчеләр истәлекле билгеләр һәм яңа спектакльне кую өчен 200 мең сумга кадәр  максатчан грантлар алачак. Ә иң яхшы режиссерлар һәм актерлар өчен иҗади бүләк әзерләнгән — Мәскәүгә Россиянең әйдәп баручы театрлары спектакльләренә бару.

16 декабрьдә булачак  фестивальнең ябылу тантанасында җиңүчеләрне РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров шәхсән үзе котларга ниятли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International