Республиканың мәдәни җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде  

29 ноябрь 2019 ел., җомга

Республиканың мәдәни җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә  – озак вакытлы авырудан соң танылган җырчы, педагог, ТАССРның атказанган артисты, ТАССРның халык артисты Сәхәбиев Рафаэль Әхәт улы 69нчы яшендә  арабыздан китте.

Р. Ә. Сәхәбиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен җыр башкару  белгечлеге буенча тәмамлый.

Опера җырчысының һөнәри юлы 1974 елда  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына стажер булып  килүеннән башланып китә. Кабатланмас тавышы (лирик баритон) һәм тышкы кыяфәте  белән  бу сәләтле  егет башкалардан аерып тора. 1976 елда Рафаэль Әхәт улы республиканың төп музыкаль театры солисты була, биредә  ул  гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли.

Р.Ә.Сәхәбиев иҗаты – Татарстанның музыка-башкару сәнгатендә күренекле композиторлар Р.Яхин, Н.Җиһанов, Җ.Фәйзи,  Р.Еникеев, Ф.Әхмәтов, Ш.Шәрифуллин  һ. б. исемнәре белән бәйле истәлекле чор.

Җырчы Р.Ә.Сәхәбиев башкарган опера репертуарының зур өлеше – бүгенге көндә Татарстан Республикасы музыка классикасының алтын фондын тәшкил иткән татар композиторлары әсәрләре. Җ.Фәйзинең «Башмагым» комедиясендәге Вафа, «Алтынчәч» операсындагы Хан, Н.Җиһановның «Җәлил» операсында Канзафаров музыкаль партияләрен башкару  татар музыкаль театры тарихына Р.Ә.Сәхәбиев исемен темпераментлы  опера артисты, психологик портрет остасы буларак язып куя. Рафаэль Әхәт улы үзенең  лирик һәм драматик амплуасы ярдәмендә чит ил операларыннан алып мюзиклга кадәр, халык җырларыннан алып  эстрада сәнгате әсәрләренә кадәр  башкара алды.

1997 елдан Рафаэль Әхәт улы Казан дәүләт консерваториясенең опера классында укыта, 2001 елда музыкаль театр кафедрасы доценты була. Р.Ә.Сәхәбиев яшьләр белән актив эш алып барды, төрле елларда Татар-башкорт җыры конкурсы һәм «Татар җыры» конкурсының жюри әгъзасы булып торды.

Р.Ә.Сәхәбиев чыгышлары радио һәм телевидение  аша еш трансляцияләнде. Аның  меңләгән тыңлаучысы бар иде, аның җырларына тирәнлек, эчке зәвык, шигъри яңгыраш хас булды.

Опера сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Рафаэль Әхәт улы 1980 елда «ТАССРның атказанган артисты» исеменә лаек була, тагын җиде елдан соң аңа «ТАССРның халык артисты» исеме бирелә.

Дуслары һәм хезмәттәшләре истәлекләрендә Р.Ә.Сәхәбиев - бай концерт репертуары булган искиткеч җырчы, тәэсирле  артист, юмор хисле оста әңгәмәдәш, профессиональ музыка җәмәгатьчелегендә зур дәрәҗә казанган шәхес.

Күренекле җырчы, талантлы артист, педагог Рафаэль Әхәт улы Сәхәбиев турындагы якты истәлек йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

 

И. Х. Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования