Әтнә районында Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлык турында нәфис фильм төшерү төгәлләнеп килә

29 ноябрь 2019 ел., җомга

«Мин сине сагынам» («Я по тебе скучаю») фильмы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

«Сюжет үзәгендә – ашыгып кына төзелгән балалар йортындагы балаларга ярдәм итүче гаилә. Картина күпмилләтле илнең уртак фаҗигасе турында сөйли, ачлык, хәерчелек, җимереклекләр һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин итү өчен өзлексез хезмәт итү шартларында кешеләргә бу бердәмлек исән калырга ярдәм иткән. Фильмның нигезендә вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләре ята», - дип сөйләде кинопроект продюсеры Татьяна Мерзлякова.

Фильмга материаллар туплау эшенә экспертлар буларак Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре җәлеп ителде. Картинада төп рольләрне Казан дәүләт яшь тамашачы театры актерлары, Пушкин исемендәге  мәдәни-ял итү үзәгенең «А.С.П.» студиясендә катнашучылар,  Болактагы Яшьләр театры каршындагы студия, «Сказ» балалар театр студиясе укучылары башкара. Фильм Татарстанның Буа, Яшел Үзән, Алабуга, Менделеевск, Әтнә районнарында төшерелде. Премьера 2020 елның июненә планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования