Рудольф Гуммерт исемендәге III Халыкара яшь башкаручылар конкурсы үзенә рекорд сандагы катнашучыларны җыя

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 28 ноябреннән 2 декабренә кадәр Казанда Рудольф Гуммерт исемендәге III Халыкара яшь башкаручылар конкурсы узачак, иҗади бәйге  тынлы инструментлар белгечлеге буенча үткәрелә. Россиянең иң өлкән уку йортларының берсе булган  И.В.Әүхәдиев исемендәге  Казан музыка көллияте бинасына кабат академия сәнгате «йолдызлары» җыела. Иҗади бәйгедә Россиянең 19 шәһәреннән 12-25 яшьлек 166 музыкант катнашачак, якын чит илдән Казахстан вәкиле булачак.  Конкурс тарихында бу - рекордлы катнашучылар саны!

Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, И.В.Әүхәдиев исемендәге  Казан музыка көллияте һәм Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе. Һәрьяклап күрсәтелгән ярдәм белән оештыручылар иҗади ярышта башкаручыларны яшь категорияләре буенча гына түгел, ә аерым һөнәр буенча да бәяләү мөмкинлеген саклап кала ала. Бу бары тик иң эре конкурсларда гына кулланыла һәм чараның профессиональ статусны билгели. Тагын бер үзенчәлек  - укытуның барлык өч дәрәҗәсен берләштерү (барлык белем бирү кластеры: мәктәп – урта махсус уку йорты - югары уку йорты). Быел конкурсның приз фонды 1 250 000 сум тәшкил итәчәк.

Жюри составына танылган музыкантлар һәм әйдәп баручы уку йортлары укытучылары: София де Салис (Швейцария, флейта), Ханяфи Чинакаев (Санкт-Петербург, гобой), Михаил Безносов (Мәскәү, кларнет), Илсур Айнатуллов (Казан, фагот), Евгений Гурьев (Мәскәү, боргы), Константин Иванов (Казан, валторна), Игорь Яковлев (Санкт-Петербург, тромбон), Николай Шадров (Казан, тоба) керде. Конкурсның белем бирү программасында аларның консультацияләре һәм осталык дәресләре дә бар. 

Быел бәйге Казан музыка көллиятенең 115 еллыгына туры килә. Бу вакыйгага багышлап 29 ноябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында  концерт булачак. Анда жюри вәкилләре  һәм Казан музыка көллиятенең тынлы уен кораллары оркестры катнашачак.

Элемтә өчен: И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Татьяна Иванова, тел. 89600827107, эл.почта: iv-do@mail.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International