Алексей Кузьмицкий: Идел буе федераль округы төбәкләрендә илкүләм проектларны финанслау 2020 елда 10% ка арттырыла

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Идел буе федераль округы төбәкләрендә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларны финанслау 275 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Советның эшче төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей Кузьминский белдерде. Чара РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов рәислегендә Мәскәүдә узды.

«Округ буенча илкүләм проектларны финанслауның планлаштырылган күләме киләсе елга якынча 275 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 10%ка күбрәк. Бу акчаларны вакытында һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү мөһим», - диде Алексей Кузьмицкий.

Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, быел ассигнованиеләрнең күп өлеше, 132 млрд.сум тирәсе, социаль юнәлешле «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Демография» һәм «Мәдәният» проектларын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән. «Киләсе елда да шул ук тенденция сакланачак. Социаль өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны финанслау 144 млрд. сум тәшкил итәчәк», - дип билгеләп үтте вәкаләтле вәкил урынбасары.

Ул шулай ук округ төбәкләрендә 2019-2024 елларга илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен каралган акчаның гомуми күләме 1,5 трлн сумнан артып китәчәген искәртте. «Бу алты ел эчендә һәр төбәк әлеге акчаларны нәтиҗәле файдалану эшенә максималь рәвештә кушылырга тиеш. Илкүләм проектларны тормышка ашыруның бер елы тәмамланып килә, барлык тупланган тәҗрибәне, киләчәктә акчаларны тотуның иң нәтиҗәле механизмнарын куллану һәм аерым максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен, исәпкә алу мөһим. Төбәкләрнең эш нәтиҗәсе кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә китерергә тиеш. Бу - безнең ил Президенты тарафыннан билгеләнгән өстенлекле максат», - дип билгеләп үтте Алексей Кузьмицкий.

Аның сүзләренә караганда, илкүләм проектларның үтәлеше Тулы вәкаләтле вәкил Аппаратының аерым контролендә тора. Округның һәр төбәгендә субъект, министрлыклар, ведомстволар һәм контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашында күчмә киңәшмәләр үткәрелә. «Контрольнең мондый практикасы дәвам итәчәк. Әлбәттә, бу юнәлешне автоматлаштыру процессларын исәпкә алып, вәзгыятьне мониторинглауның һәм тикшереп торуның яңа механизмнарын да кулланачакбыз»,  - дип йомгак ясады Алексей Кузьмицкий.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International