29 ноябрь - Идел буе федераль округының иң яхшы спектакле өчен тавыш бирүнең финал этабы

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Иң яхшы спектакль өчен 29 ноябрь  13.00 сәгатьтән  30 ноябрьгә 13.00 сәгатькә кадәр түләүсез 8 800 350-35-43 номеры буенча тавыш бир. Һәр спектакльнең үз тәртип саны бар: 1дән 14кә кадәр - студентлар, 15тән 28гә кадәр - мәктәп укучыларыныкы. Үз төбәгеңнең спектакле өчен тавыш бирергә ярамый!

Бүләкләү тантанасы декабрьдә булачак. Номинациядә җиңүчеләр — мәктәп һәм студентлар театр коллективлары - истәлекле билгеләр һәм яңа спектакльне кую өчен максатчан грантлар алачак. 1 урын өчен - 200 000 сум, 2 урын өчен — 140 000 сум, 3 урын өчен — 100 000 сум.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль финалына Татарстаннан ике эш чыккан: Казан драматургы Сөмбел Гафарова пьесасы буенча куелган «Парковка» спектакле һәм «Риф» мәктәп театр студиясенең Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган  «Жил-был пес» спектакле.

Белешмә өчен: «Театраль Идел буе» проекты Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Чара, мәдәни күзаллауны киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, шулай ук яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдыру максатыннан, яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү өчен үткәрелә.

Конкурсны оештыручылар мәгълүматларына караганда, масштаблы театраль марафон Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 483 театр коллективын (114 студент театры һәм 369 мәктәп театры) берләштергән. Катнашучыларның гомуми күләме 120000 кеше тәшкил иткән, шул исәптән куелышларда катнашкан театр актерлары саны — якынча 7000 кеше, конкурс спектакльләренә килгән тамашачылар саны — 114725 кеше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International