Кайгы уртаклашу

7 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Александр Иванович Купцовның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам.

Александр Иванович үзенең югары актерлык осталыгы, кабатланмас таланты һәм табигый мөлаемлыгы белән  бөтенхалык мәхәббәтен яулады.  Ул эшенә, театр сәнгатенә игътибарлы һәм профессиональ мөнәсәбәте белән яшь буын актерларына үрнәк булып торды.

Актив һәм зыялы кеше, талантлы актер буларак Александр Купцов турындагы якты истәлек туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм җанатарлары күңелендә мәңгегә сакланыр.

 

                                                                                                                           Министр Ирада Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования