Татьяна Мамаеваның вафатына бәйле рәвештә ТР мәдәният министры кайгы уртаклашты

5 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән журналист, сәнгать белгече Татьяна Мамаеваның вафатына бәйле рәвештә якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Татьяна Валентиновна искиткеч кеше иде. Ул һәрнәрсәгә карата үз мөнәсәбәте булган профессиональ журналист, талантлы театр тәнкыйтьчесе һәм нечкә күңелле  сәнгать белгече сыйфатларын үзендә туплый алды.

Татьяна Мамаева турындагы якты истәлекләр хезмәттәшләре, дуслары һәм укучылары күңелендә мәңге сакланыр.

       

                                                                                                               Министр Ирада Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования