Татарстанлыларны VI Бөтенроссия яшь рәссамнар конкурсында катнашырга чакыралар

5 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

Катнашу өчен гаризалар 24 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурс яшь рәссамнарга үзләрен танытырга һәм иҗади потенциалларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш, дип билгеләп үтелә. Җиңүчеләргә АРТМУЗА Хәзерге заман сәнгате музеенда шәхси күргәзмә оештыру юлы белән арт-базарда алга таба үсү мөмкинлеге тәкъдим ителә. Иҗади ярышта катнашу бушлай. Катнашучыларның яшь категориясе-20дән 40 яшькә кадәр.

Эшләр өч номинация буенча бәяләнә:

• «Рәсем сәнгате»

• «Графика»

• «Катнаш техника»

Конкурс комиссиясенә Россиянең танылган экспертлары һәм рәссамнары: комиссия рәисе Николай Блохин, Олег Яхнин һәм Роман Ляпин, шулай ук АРТМУЗА музеена нигез салучы һәм аның генераль директоры, конкурсны оештыручы Сергей Бельтюков керәчәк.

Җиңүче-эшләр күргәзмәсен тантаналы ачу һәм катнашучыларны бүләкләү 20 декабрьдә 19:00 сәгатьтә була.

«Муза эшләргә тиеш» Бөтенроссия конкурсы призерларының әсәрләре 30 гыйнварга кадәр «АРТМУЗА» заманча сәнгать музееның ун галереясендә торачак.

Кызыксындырган сорауларны Конкурсның оештыру комитетына электрон почта аша бирергә мөмкин: konkurs2019.artmuza@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования