#StagePlatforma Заманча хореография фестиваленең белем бирү программасы: күренекле хореографлардан лекцияләр, осталык дәресләре, Россия һәм Европаның әйдәп баручы театр артистлары катнашында концерт кабат Казанда узачак

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның 5 һәм 6 ноябрендә Казанда #StagePlatforma III заманча хореография фестивале узачак. Проектның инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе   - Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге  опера һәм балет театры солисты Олег Ивенко. Фестиваль программасына заманча бию турында лекцияләр, танылган биючеләр һәм хореографлардан осталык дәресләре, шулай ук Россия һәм Европа театрлары солистлары катнашында гала-концерт булачак. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры  һәм ТР Театр әһелләре берлеге катнашында уза.

Белем бирү программасының барлык чаралары М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов ур., 37) узачак. Белем бирү программасының барлык чараларына керү ирекле.

***

5 ноябрьдә (сишәмбе көнне) барлык теләүчеләр дә халыкара конкурс лауреаты Алессандро Каггеджи (башы 16.00 сәгатьтә) һәм Татарстанның атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты Олег Ивенконың  contemporary-dance буенча мастер-классларына килә ала. Башлана: 17.00 сәгатьтә. Катнашу өчен хәрәкәтләр өчен уңайлы кием  һәм бию өчен аяк киеме (балеткалар) кирәк.

5 ноябрьдә 18.30 сәгатьтә профессор Сергей Коробков (Мәскәү) «Чикләрсез һәм театр чикләрендәге заманча бию» темасына лекция була. Сергей Коробков исеме Нуриев фестивален яратучыларга яхшы таныш: берничә ел дәвамында ул спектакльләр алдыннан кереш сүз белән чыгыш ясый. Сергей Коробков М.В.Ломоносов исемендәге МДУда һәм сәхнә сәнгате эшлеклеләренең Г.Г.Дадамян исемендәге Югары мәктәбендә дөнья театры курсларын укый, Б.В.Щукин исемендәге Театр институтында драматургия һәм сценария осталыгы буенча магистратураны җитәкли.

Фестивальнең беренче көне CINEPROMO каталогыннан «Грымза» (реж.  А.Чагочкина, 2018, 16+), «Куда приводят сны» (реж. М.Лиманский, 2018,16+), «Верка-фуэте» (реж. И.Щербань, 2017, 16+) фильмнарын күрсәтү белән төгәлләнә. Барлык кыска метражлы фильмнарның тематикасы бию сәнгате белән бәйле.

***

6 ноябрь (чәршәмбе) 12.00 сәгатьтә Актерлар йортында хореографлар Марсель һәм Мария Нуриевлар партнеринг буенча (бию техникасы, контакт импровизациясе төрләре) мастер-класс үткәрәчәк. 13.30 да шунда ук Россиянең «Алтын битлек» Милли театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батуллинның «Пластик импровизация» дигән осталык дәресе башлана. Мастер-классларда катнашучыларга хәрәкәт өчен уңайлы киемнәр кирәк булачак.

16.30 да Актерлар йортында театр белгече, балет тәнкыйтьчесе, «Алтын битлек» фестиваленең Эксперт советы әгъзасы Тата Боеваяның «Россия заманча биюенең Магистраль юнәлешләре» темасына лекциясе узачак.

***

6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге  опера һәм балет театрында Россия һәм Европаның танылган балет артистлары катнашында Фестивальнең Гала-концерты узачак.

ММЧ белән хезмәттәшлек һәм гала-концертка аккредитация - Жанна Мельникова, 8 927 4128275, zhanna2801@yandex.ru

***

Беренче тапкыр #StagePlatforma заманча бию һәм сәхнә практикалары фестивале 2018 елның апрелендә Казан шәһәренең Актерлар йортында узды. Фестиваль программасына хореографиянең төрле юнәлешләре буенча 15тән артык мастер-класс, шулай ук Казанда эшләүче алдынгы биючеләр катнашында Заманча хореография гала-концерты (Олег Ивенко, Марсель Нуриев, Алессандро Каггеджи, Коя Окава, Мидори Тэрада, Анна Федорова һ.б.) кертелгән иде.

2018 елның июлендә (җәйге edition форматында) икенче фестиваль Казан Кремлендә (open air гала-концерты) һәм шәһәр паркларында (open air мастер-класслары) узды. Өченче фестиваль 2019 елның 5-6 ноябрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында (гала-концерт) һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында  (белем бирү программасы) узачак.

#StagePlatforma фестивале заманча хореографияне популярлаштыру, шулай ук әлеге сәнгатькә пассив һәм актив практикалар аша киң аудиторияне җәлеп итү максаты белән оештырыла. Фестивальнең бурычлары: һөнәри җәмәгатьчелекне үстерү, Казанның яшь биючеләрен һәм хореографларын җәлеп итү, аларның иҗади ниятләрен тормышка ашыру өчен платформа булдыру. Проектның сәнгать җитәкчесе - Олег Ивенко.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International