«Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә «Матисс, Пикассо, Шагал... Эрмитаж тупланмасында 1910-1940 елларда Көнбатыш Европа сәнгате» дигән күргәзмә

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

24  октябрь 16.00 сәгатьтә  «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә «Матисс, Пикассо, Шагал... Эрмитаж тупланмасында 1910-1940 елларда Көнбатыш Европа сәнгате» дигән күргәзмә ачыла.

сылтама https://yadi.sk/i/UgZzlSeQsP6VKg

Күргәзмәдә төрле илләргә, буыннарга, сәяси жанрларга караган һәм төрле сәнгать кызыксынулары булган осталар тарафыннан иҗат ителгән, музейның төрле бүлекләрендә саклана торган әсәрләр тупланган. Алар аша авангард һәм Икенче бөтендөнья сугышы күләгәсендә калган чор турында мәгълүмат алып була. Экспозициягә рәсем сәнгате, скульптура һәм графиканың традицион әсәрләре генә түгел, ә бәлки узган гасырда гына иҗат ителгән яңа сәнгать төренә караган предметлар – livre d ' artiste дә кертелгән.

Күргәзмә ачылышына «Казанда Эрмитаж көннәре» белем бирү  программасы да планлаштырылган. Мәсәлән, 24-26  октябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә сәнгать тарихчысы, филолог-романист Людмила Торшина, күргәзмә кураторы, Дәүләт Эрмитажының көнбатыш Европа сынлы сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре Наталья Демина лекцияләре узачак. Төп рольдә Константин Хабенский уйнаган «Эрмитаж. Виртуальное погружение во времени и пространстве» фильмы һәм «Сәнгатькә сәяхәт» балалар программасы күрсәтеләчәк. Чаралар расписаниесе белән сайтта танышырга мөмкин.: http://kazan-kremlin.ru/new/13530/

Моннан тыш, күргәзмә ачылган көнне Казанда Дәүләт Эрмитажы, Владимир Потанин Хәйрия фонды һәм Екатеринбург сынлы сәнгать музее инициативасы буенча оештырылган «Искусный глагол» конкурсына йомгак ясалачак. Конкурс озак вакытлар Дәүләт Эрмитажы директорының күргәзмәләр һәм үсеш буенча урынбасары булып эшләгән Владимир Юрьевич Матвеев исемен йөртә. Ул Россиянең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә музейның спутник- үзәкләрен булдыруны үз эченә алган «Зур Эрмитаж» проектын гамәлгә куюга  зур өлеш керткән кеше. Экспертлар мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләрен яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары һәм журналистлар өчен региональ һәм федераль дәрәҗәдәге конкурста җиңүчеләрне билгеләде.

Дәүләт Эрмитажы матбугат хезмәте, Ксения Луговская, тел.: 8 (843) 223-09-83(812) 710-9510; (812) 312 1567, e-mail: lugovskaya@hermitage.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International