Юлия Әдһәмова: тамашачыларның мәдәният һәм башка театрлар куелышлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлеге бар

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

18-19 октябрь көннәрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.С.Грибоедов исемендәге Тбилиси дәүләт академия рус драма театры гастрольләре узачак. Алар Гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм итү федераль үзәгенең  «Зур гастрольләр» (чит ил программасы) программасы кысаларында узачак. Гастрольләрне оештыру һәм казанлылар күрәчәк спектакльләр турында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, А. С. Грибоедов исемендәге Тбилиси  дәүләт академия рус драма театры директоры, чит илдәге рус театрлары эшлеклеләре Ассоциациясе Идарәсе рәисе, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Николай Свентицкий, К.Тинчурин исемендәге  Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм итү федераль үзәге программаларын гамәлгә ашыру белгечләре катнашты.

Очрашуда шулай ук А.С.Грибоедов исемендәге  театрның әйдәп баручы актерлары катнашты.

«Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы гамәлгә ашыра торган «Зур гастрольләр»  проекты кысаларында бүген бездә кунакта А.С.Грибоедов исемендәге Тбилиси дәүләт академия рус драма театры. Әлеге проектта катнашучылар саны елдан-ел да арта. Безнең театрлар да йөри, безгә дә киләләр. Тамашачыларга бу мәдәният һәм  башка театрлар  куелышлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек, һәм аннан бик теләп файдаланалар», - дип ассызыклады Юлия Әдһәмова, матбугат конференциясен ачып.

2019 елда  «Зур гастрольләрдә» БДБ илләренең 12 рус телле театры катнаша, ә Россиянең 8 театры чит илләргә гастрольләргә китә.

«Зур гастрольләр» проекты кысаларында Казан тамашачысына ике спектакль тәкъдим ителәчәк. 18 октябрь көнне 18.30 сәгатьтә - Л. Н.Толстой әсәре буенча куелган «Холстомер. История лошади» спектакле, ул  Георгий Товстоногов һәм Евгений Лебедев истәлегенә багышлана. Продюсеры - Николай Свентицкий, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты. Инсценировка авторы һәм режиссеры – сәхнәгә куючы - Автандил Варсимашвили, Грузиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Котэ Марджанишвили исемендәге премия лауреаты.

19 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Тбилиси театры тамашачыларга «Шинель» (Н.В. Гоголь) спектаклен тәкъдим итә. Сценография - Мириан Швелидзе, Грузиянең халык рәссамы, Грузиянең Ш.Руставели исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Белешмә өчен: «Зур гастрольләр» программасы - Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән оештырылган Россиянең иң зур театраль проекты.

Программа 2014 елдан башлап Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм итү федераль үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм 2018 елдан башлап илебезнең барлык 85 регионын колачлый. 2019 елда «Зур гастрольләр» программасында 250 дән артык театр катнашачак һәм 2000 гә якын спектакль күрсәтеләчәк.

Бүген «Зур гастрольләр» үз эченә 5 төп юнәлешне ала:

  • Федераль программа - илнең әйдәп баручы театрлары гастрольләре
  • Чит ил программасы - чит илләрдә рус телле театрлар белән хезмәттәшлек итү буенча халыкара юнәлеш
  •  Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр – яшь тамашачылар театры, курчак театрлары һәм башка балалар-яшүсмерләр театрлары гастрольләре
  •  Төбәкара программа - төбәк театрлары гастрольләренә ярдәм итү
  •  Студентлар программасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International