Спас районының Өчкүл авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Авыл мәдәният йорты 1980 елда төзелгән, ул вакыттан бирле биредә бер генә тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Эшләрне финанслау мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Белгечләр бинаны тулысынча яңартты: үзәк җылыту, салкын су белән тәэмин итү, канализация, вентиляция системалары ремонтланды; электромонтаж эшләре башкарылды; түбә, тәрәзәләр, ишекләр, сантехника алмаштырылды; яңа сәхнә куелды.

Авыл халкы клубта төрле бәйрәмнәр уздырырга, спектакльләр  куярга, төрле ярышлар үткәрергә планлаштыра. Әлегә расписаниедә – көн саен балалар һәм өлкәннәр өчен түгәрәкләр  эше, бүгенге көндә алар 8: «Светлячок» балалар һәвәскәрләр берләшмәсе, «Славяне» ансамбле, «Яшь актер», «Домисолька», «Өчкүл кызлары» һәвәскәрләр берләшмәләре, «Славяночка»  клубы (пенсионерлар өчен), шашка һәм башка спорт уеннары.

Шатлыклы вакыйга уңаеннан мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Үзешчән артистлар һәм коллективлар тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерде.

Белешмә өчен:

Республикада 2015 елдан алып мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы эшли. Бу чорда 156 мәдәният объекты капиталь ремонтланды, эшләрнең гомуми суммасы  - 1 134,35 млн. сум. 2019 елда 40 мәдәни объектны ремонтлау өчен 639,74 млн. сум акча каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International