Казанда Илһам Шакиров истәлегенә «Китмә, сандугач» дип исемләнгән концерт узды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бөек татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концерт булды. Татар мәдәниятенең тулы бер чорын гәүдәләндерүче легендар җырчының хөрмәтенә оештырылган чаралар циклын Ваһапов фестивале тәкъдим итте.

интернет өчен фотоларга  өчен сылтама: https://yadi.sk/d/oio6waDo2YQbyg

зур фотоларга  сылтама https://yadi.sk/d/8-vsL51Hw6K5kg

Видеога сылтама https://cloud.mail.ru/public/9Uzm/3SNXYaQty

«Китмә, сандугач» дип исемләнгән музыка кичәсе Илһам Шакировның зур  экранда күрсәтелгән видеоязмасы белән башланып китте. Шуннан соң сәламләү сүзе белән Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры, Ваһапов фестиваленә нигез салучы һәм аның продюсеры Рифат Фәттахов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Илһам Шакировны искә алу концерты Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган.

«Ваһапов фестиваленә бетү  куркынычы янаганда, Илһам Шакиров ярдәме белән без аны саклап кала алдык», - дип хатирәләре белән уртаклашты Р.Фәттахов. Ул легендар җырчының тамашачыны үз иҗаты белән куандырып кына калмыйча, яшь башкаручылар өчен укытучы булуын да искәртте.

«Ваһапов фестиваленең бер  проекты булган бүгенге концерт - ул бөек Илһам Шакировка рәхмәт әйтү теләге», - диде Р. Фәттахов. Аның сүзләренә караганда, бу кичтә тамашачылар залында чакырылган кунаклар арасында җырчының якын туганнары – энесе һәм сеңлесе дә бар иде. Ваһапов фестивале директоры Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концертларның Казанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә узачагын хәбәр итте.

Бәйрәм концерты кунакларын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та сәламләде. Ул Илһам Шакиров җырларын тыңлап  тулы бер буын кешеләренең тәрбияләнүләрен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, легендар җырчы башкаруындагы татар җыры яңа яңгыраш алды. Ул Илһам Шакиров кебек татар мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер торган  башкаручыларның кадерен белергә чакырды.

Илһам Шакировның иң популяр хитлары «Китмә, сандугач», «Идел буе каеннары», «Хушлашырга ашыкма», «Һаман истә», «Чулпан», «Кара урман», «Сарман» бу кичәдә Идрис Газиев, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Азат Вахитов, Руслан Сәйфетдинов һәм «Премьер» төркемнәре, Гүзәл Диникеева, Сирина Зәйнетдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Марат Яруллин, Артур Шугаепов һәм башкалар башкаруында яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International