Казан Россиянең иң мәдәни шәһәрләре рейтингында «көмеш» медальгә лаек булды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Әлеге  тикшеренүләрне Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәргән. Экспертлар урыннарда яшәүче  кешеләр арасында  сораштыру уздырган, аларның театрлар, кинотеатрлар, галереяләр, китапханәләр саны, шулай ук тулаем мәдәни мохит дәрәҗәсе белән ни дәрәҗәдә  канәгать булуын ачыклаган, дип хәбәр итә «Культурология».

Рейтингның лидеры - Санкт-Петербург. Бу шәһәрдә сораштыру катнашучыларның 94% ы мәдәният объектларының торышыннан канәгать булуын күрсәткән. Казан мактаулы исемлектә икенче урында, бездә  бу күрсәткеч  93% тәшкил иткән. Илнең иң мәдәни шәһәрләре бишлегенә шулай ук  Грозный (3 урын), Новосибирск (4 урын) һәм Мәскәү (5 урын) кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International