Телләрнең күптөрлелеген саклау максатыннан «Ключевое слово» исемле III Бөтенроссия премиясе үткәрелә

4 октябрь 2019 ел., җомга

Телләрнең  күптөрлелеген саклау максатыннан үткәрелә торган «Ключевое слово»  III Бөтенроссия премиясен алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Әлеге  премияне булдырырга Россиянең телләр төрлелеген саклап калуга ярдәм итү максатыннан 2017 елда Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык тәкъдим иткән. Быел премиянең партнеры - «Комсомольская правда» нәшрият йорты.

«Телләрнең күптөрлелеге илебез һәм бөтен дөнья өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә ЮНЕСКО тарафыннан 2019 елның  Халыкара җирле телләр елы дип игълан ителүе очраклы түгел. «Ключевое слово» премиясе нәкъ менә Россиянең кече һәм зур халыклары телләрен, һәм, әлбәттә инде, этникара аралашу инструменты  булган һәм безне берләштергән  рус телен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә. Үзенең кирәклеген раслаган премиягә карата кызыксыну быел да  югары булыр дип өметләнәм», — дип билгеләп үтте Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.

Премия кысаларында 7 номинация каралган: «Иң яхшы мультимедиа проекты», «Иң яхшы нәшрият проекты», «Иң яхшы фәнни проект», «Иң яхшы социаль инициатива», «Кече телләрне саклау», «Аерым казанышлар өчен» һәм махсус  «Социаль яктан җаваплы бизнес».

Гаризалар 15 октябрьгә кадәр konkurs@phkp.ru электрон почтасына   кабул ителә. Аннары тел төрлелеген саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән  Эксперт советы проектларны бәяләүгә керешәчәк.

Җиңүчеләрне 25 октябрьдә Мәскәүдә «Телләр сәясәте: гомумроссия экспертизасы» дип аталган форум-диалог кысаларында бүләкләячәкләр.

«Ключевое слово» премиясе турындагы нигезләмә һәм гариза үрнәге Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык сайтының төп битендә урнаштырылган: http://fadn.gov.ru/news/2019/09/16/3951-iii-vserossiyskaya-premiya-za-sohranenie-yazykovogo-mnogoobraziya-klyuchevoe-slovo

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования