Үзбәкстанда Татарстан мәдәнияте көннәре уза

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

18-19 сентябрьдә Үзбәкстан Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Чараларда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнаша.

Бүген, 18 сентябрьдә, Ташкентта Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән очрашу узачак, аннары Үзбәкстанның А.Навои исемендәге Дәүләт Зур академия театрында Татарстан сәнгать осталары концерты узачак.

Милләттәшләребезне үз иҗаты белән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Руслан Сәйфетдинов, Марсель Вәгыйзов, Зәринә Вилданова, Алинә Шәрипҗанова кебек башкаручылар  сөендерәчәк.

Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Үзбәкстанда узачак чаралар программасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее шамаилләре күргәзмәсе, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының «Заманча Татарстан» күргәзмәсе, Татарстанның халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе оештырыла.

Моннан тыш, сентябрь ахырында Үзбәкстанга гастрольләр белән Буа дәүләт сатира театры труппасы киләчәк. Актерлар үзләренең иң яхшы спектакльләрен Ташкент, Сәмәрканд, Навои һәм Джизак шәһәрләрендә күрсәтәчәк. Спектакльләр татар һәм рус телләрендә барачак.

Казанда, шул ук вакытта, 2-6 октябрьдә «Үзбәк киносы көннәре» оештырылачак. Фильмнарны «Мир» кинотеатрында карарга мөмкин булачак.

Искәртеп узабыз, узган елның сентябрендә Татарстанда Үзбәкстан Республикасы мәдәнияте көннәре узды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International