Милли сәясәт өлкәсендә коммерциячел булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстанлыларны дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларының V Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Сайлап алуда дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы гомумроссия, төбәкара, төбәк, җирле иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре һәм лидерлары катнаша ала.

Конкурсның финалын Пермьдә булачак  Бөтенроссия милли бердәмлек форумы кысаларында уздыру планлаштырыла.

Конкурсны оештыручылар - Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы, Россия Федераль Җыены  Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне җайлау  буенча  комиссия ярдәмендә Россия Халыклар  ассамблеясы һәм Пермь крае хөкүмәте.

Нигезләмә буенча, бәйгенең максаты - милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче гражданлык җәмгыяте институтларының  эшчәнлеген активлаштыру, халыклар арасындагы дуслык тәҗрибәсен  туплау, мәдәниятара һәм милләтара хезмәттәшлекне үстерү, ил халкының бердәмлеген ныгыту, җәмгыятьтә этносәяси тотрыклылыкны тәэмин итүдә Россия гражданнарының катнашу системасын булдыру.

Номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар конкурс символикасы, Мактау грамоталары һәм  Рәхмәт хатлары, спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

Конкурсның Нигезләмәсе:  /file/mincult/File/Polojeniekonkurs1.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International