Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң яхшы волонтерларын бүләкләделәр

29 август 2019 ел., пәнҗешәмбе

Иң яхшы ирекле ярдәмчеләрне истәлекле бүләкләр һәм медальләр белән бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.

Чемпионатны уңышлы уздыру өчен 3 500 дән артык волонтер ярдәме кирәк булган. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча Казаннан һәм Татарстан Республикасыннан 2900 волонтер, Россия төбәкләреннән 500 вәкил, чит илләрдән 100 волонтер кергән команда тупланган иде.

Иң яхшы волонтерларны сәламләү һәм бүләкләү өчен  тантанага WorldSkills International президенты Йос де Гой, Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи, «Яшь профессионаллар» берлеге (WorldSkills Russia) генераль директоры урынбасары Карина Саликова килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования