«Казан-Арена»да «Ворлдскиллс-2019» Чемпионатын ачу тантанасы: йөзләгән артистлар, Ёлка, Александр Панайотов һәм робот София

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан башкаласындагы  2019 елгы «Ворлдскиллс» һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты стартына кадәр ике көн вакыт калды.

22 августта 19:00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы була.

Үз эшенең осталарына багышланган уникаль тамашада йөзләгән артист катнашачак.  Алар арасында - Ёлка, Александр Панайотов, Ян Гэ, Therr Maitz төркеме һәм башкалар. Тантананың махсус кунагы – робот София - гражданлык һәм паспорт алган дөньядагы бердәнбер андроид. Оештыручылар сүзләренә караганда, чарада танылган VR-рәссамнар тарафыннан эшләнгән  югары технологияле декорацияләр кулланылачак.  Программаның төп үзенчәлеге - тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларга йогынты ясый алачак.

Билетларны чемпионатның рәсми сайтында https://ceremony.worldskillskazan2019.com/ru һәм  "Казан Арена" стадионы кассаларында көн саен 10:00-19:00 сәгатьләрдә сатып алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International