«Мир» кинотеатрында Татарстан киносы атналыгы башлана

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

23-31 августта Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан киносы атналыгы узачак.

/file/mincult/File/VID-20190815-WA0002.mp4

Тамашачылар Татарстан режиссерлары тарафыннан соңгы 2 елда Татарстан Республикасы бюджеты хисабына төшерелгән картиналарны күрәчәк. Барлык фильмнарны да режиссерлар һәм иҗат төркемнәренең башка әгъзалары тәкъдим итәчәк. Һәр спектакльдән соң иҗади очрашулар оештырыла. Якташларының иҗатларын сентябрь ае дәвамында республика муниципаль районнарында яшәүчеләр дә күрә алачак.  

«Татарстан киносы атнасы» 23 августта Аксенов скверында ачыла. Бу көнне  «Мир» кинотеатрында Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» дип исемләнгән документаль фильмы да күрсәтелә. 

24 августта тамашачыларга Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаровның Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән «Мулла»  фильмы тәкъдим ителәчәк.

25 августта  «Мир» кинотеатры яшь тамашачыларны Эдуард Габидуллинның «И в шутку, и всерьёз»  дип исемләнгән юмористик киножурналын карарга чакыра. Шул ук көнне Алексей Барыкинның Россия прокатына чыккан «Водяная»  фильмы күрсәтеләчәк.

26 августка афишада - Фәрит Дәүләтшинның Рабит Батулла пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» картинасы.

27 августта кыска метражлы фильмнар күрсәтү башлана. Тамашачылар режиссер Насур Юрушбаев һәм Әмир Галиәскаровның «Отчий дом»,  XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале вакытында премьерасы булган  Ренат Кәримов-Сайганың «Остазбикә» фильмнарын күрә алачак.

28 августта эстафетаны Әмир Галиәскаровның «Волчий яр», Рафил Галимуллин һәм Марсель Мәхмүтовның «Җиде малай» фильмнары дәвам итәчәк.

29 августта Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмы күрсәтеләчәк.

30 августта тамашачылар игътибарына ике кыска метражлы фильм тәкъдим ителәчәк: режиссер Светлана Серованың «LaPrimavera», Илшат Рәхимбайның «Сложный узор» тасмалары.

«Татарстан киносы атнасы» Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе премьерасы белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International