WorldSkills чемпионатының мәдәни программасы кысаларында Казанда 60ка якын чара планлаштырылган

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Фестиваль программасында  инсталляция тамашасы, концерт программалары, театраль куелышлар, күргәзмәләр, осталык дәресләре  һәм мәдәни-белем бирү  чаралары бар.

WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының мәдәни программасы чаралары Казан паркларында һәм Кабан күле яр буенда узачак. Ярышлар барган көннәрдә биредә концертлар, фестивальләр, кино күрсәтү, башкала халкы, чемпионат кунаклары һәм туристлар өчен мастер-класслар узачак. Казан театрлары һәм музейлары шулай ук WorldSkills  Чемпионатына  әзер  – бу  көннәрдә алар тамашачыларга үзләренең иң яхшы спектакльләрен һәм күргәзмәләрен тәкъдим итәчәк.

Чемпионатның ачылышы 22 августта «Казан Арена» стадионында булачак. Футбол стадионында тантана беренче тапкыр 40 меңнән артык тамашачы катнашында узачак. Тулырак мәгълүмат әлегә сер итеп саклана, тамашаның осталык үрләренә менә алган кешеләргә, тормышта үз урынын табарга һәм «Үз эшенең остасы нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавап бирергә теләүчеләргә багышланачагы гына билгеле.  Бу  - үзбилгеләнү, сәләтеңне үстерү  теләге,  өйрәнчектән үз тәҗрибәсе белән уртаклаша алырдай остага әйләнү омтылышы булу.

27 августта булачак Чемпионатның ябылышында  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Чара кысаларында шулай ук Чемпионат әләмен чараны үткәрәчәк чираттагы шәһәргә – Шанхайга - тапшырачаклар һәм Кытайның мәдәни программасы тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 22-27 августта Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты узачак.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты - 56 компетенция, 63 ил һәм төбәк, 1300дән артык катнашучы, 3 500 волонтер. Ярышлар программасы 6 тематик блокка берләштерелгән 56 компетенцияне үз эченә ала: төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре, сәнәгать җитештерүе,  транспорт   инфраструктурасы, хезмәт күрсәтү өлкәсе, иҗат һәм дизайн.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында киләчәк һөнәрләренә багышланган FutureSkills һәм WorldSkills Juniors (14-16 яшьлекләр) ярышлары узачак.

Чемпионатның эшлекле программасы үз эченә WorldSkills конференциясен (22-25 август) һәм Министрлар саммитын (23-24 август) алган.

Белешмә өчен: дөньякүләм  WorldSkills хәрәкәте

WorldSkills - халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм һөнәри белем бирүне үстерү, моңа һәр аерым илдә, шулай ук бөтен дөньяда һөнәри осталык буенча ярышлар оештыру аша ирешелә.

WorldSkills International (WSI) халыкара оешмасы сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү секторындагы эшче белгечлекләр буенча дөньякүләм һөнәри стандартларның югары дәрәҗәсен бәяләү, үстерүне тәэмин итә.

WSI миссиясе - квалификацияле эшчеләрнең абруен күтәрү, илләрнең икътисадый үсеше һәм һәркемнең шәхси уңышы өчен компетенция һәм күнекмәләрнең мөһимлеген күрсәтү.

WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты WorldSkills хәрәкәтендә катнашучы илләрдә ике елга бер тапкыр уздырыла һәм һөнәри әзерлек һәм осталыкны камилләштерү өлкәсендә мөһим вакыйга булып тора. Чемпионатның конкурсантлары  буларак WorldSkills әгъза- ил һәм төбәкләрендәге һөнәри осталык буенча илкүләм  чемпионатларында җиңүчеләр катнаша.

Чемпионат турында мәгълүмат белән проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин: www.worldskillskazan2019.com

45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты матбугат хезмәте материаллары буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте әзерләде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International