Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районында мәдәният йорты ачылышында катнашты

6 август 2019 ел., сишәмбе

Бүген Теләче районының Казаклар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бу авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга, чөнки иске бина 1983 елда ук төзелгән булган. «Татарстанда авыл клублары, ФАПлар төзелешенә зур игътибар бирелә, һәм ел саен бу игътибар арта гына бара, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - Авыл клубы – аралашу урыны ул, хезмәт көненнән соң бирегә ял итәргә киләләр.  Биредә түгәрәкләр, китапханә эшли. Бу бина авыл халкын үзенә тартып торсын, дип телибез».

Объектны капиталь ремонтлау эшләре «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларындагы  «Мәдәни мохит» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында республика бюджеты акчасына башкарылган. Бинаны тулысынча реконструкцияләүгә якынча 7 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Эшчеләр тарафыннан коммуникацияләр системасы  тулысынча яңартылган, тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр һәм түбә алыштырылган, биредә яңа котельный урнаштырылган, тирә-юнь төзекләндерелгән.

Дәүләт Советы Рәисе дә  клубка яңа техника алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бүгенге көндә биредә 6 клуб оешмасы эшли, аларда йөзгә якын кеше шөгыльләнә.

Белешмә: 2015 елдан башлап Татарстан Республикасында мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы эшли. Бу чорда 1 134,35 млн. сумга 156 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалган, шул исәптән, 2018 елда 42 объект төзекләндерелгән.

2019 елда 639,74 млн. сумга мәдәни билгеләнештәге 21 объектны төзү һәм 40 бинаны  капиталь ремонтлау планлаштырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования