Кинопроектларны гамәлгә ашыру өчен субсидия алучылар билгеле булды

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кинематография өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләр (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә бирелә торган субсидияләрдән тыш) бирү өчен коммерциячел булмаган оешмаларны сайлап алды.

«Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы коррупцияне профилактикалауга юнәлдерелгән «Татарстан без коррупции» фильмын төшерү өчен субсидия алды.

Яшел Үзән муниципаль районының «Ника» Яшьләр һәм спортны үстерү фонды милли үзаң, башка халык вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Тукай в Уральске» һәм  «Танцуй в углу»  кинопроектларын гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия булды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы законнарда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы, кинематография өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан субсидияләр алуга дәгъва кылучы коммерциячел булмаган оешмалардан гаризалар кабул итү турында игълан иткән иде.

Тулырак сылтама буенча:

http://mincult.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1496356.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International