«Мин бөтен Россия буенча... »

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

17 июльдә 16.00 сәгатьтә Е. А. Боратынский музеенда (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) А. С. Пушкинның 220 еллыгына багышланган «Мин бөтен Россия буенча ... » дип аталган музейара күргәзмә ачыла.

Экспозициядә Россиянең  иң эре өч музееннан экспонатлар куела. Татарстанда беренче тапкыр Россия Фәннәр Академиясенең Пушкин йорты әдәби музее һәм «Царское Село» музей-тыюлыгының раритетлары күрсәтеләчәк, шул исәптән өч Россия императоры – Павел I, Александр I һәм Николай I нең  портрет миниатюралары; Пушкинның дуслары  – И.А.Крылов, А. Мицкевич, П. Х. Молоствов, А. А. Бестужев-Марлинский. Күргәзмәдә Казан генерал-губернаторы И. А. Боратынский хатыны - шул чорның иң матур хатын-кызларының берсе, Пушкин аңа багышлап шигырьләр язган,  А. Д. Боратынская портреты аерым урын алып тора. Портрет авторлары - танылган рәссамнар В. А. Тропинин, А. В. Таранов, А.И. Клюндер, К. С. Осокин, П. Н. Орлов, Е. Рейтерн, А. Рокштуль, Жан-Батист Изабе. Император Александр I нең хәрби мундирлары аеруча зур кызыксыну уята.

Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан тәкъдим ителгән барон  А.А.Дельвиг коллекциясе,  В. С. Турин һәм И. А. Ивановның Казан һәм Санкт-Петербург күренешләре Пушкин чорының кабатланмас атмосферасына үз өлешен кертә. Беренче тапкыр  Е.А.Боратынскийның литографияләнгән портреты тәкъдим ителәчәк (ул 2019 елда музейга  Владимир Волковның шәхси тупланмасыннан бүләк итеп бирелә  (Мәскәү).

Күргәзмә оештыруга  Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсе зур өлеш кертте, ул биредә XIX гасырның беренче яртысындагы сирәк басмаларны тәкъдим итә.

Күргәзмә  музейлар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга, Казанны Россиядәге «Пушкин» урыннарының берсе буларак танытуга булышлык итә,  Татарстан һәм Россиянең мәдәни мирасы белән танышу мөмкинлеге бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International