Казанда Томск академия симфония оркестры чыгыш ясаячак

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Томск өлкәсе делегациясенең рәсми визиты кысаларында 18 июльдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Томск академия симфония оркестры концерты була.

Томск өлкәсенең иң зур иҗат коллективы, төбәкнең мәдәни флагманы булган  Михаил Грановский җитәкчелегендәге Томск академия симфония оркестры башкаруында А. Лядов полонезы, П. И. Чайковскийның «Аккош күле» һәм «Щелкунчик» балетларыннан өзекләр, Ж. Бизеның  «Кармен» операсына увертюра, И. Штраус полькасы һәм башка классик әсәрләр яңгыраячак.

Программага шулай ук Томск композиторлары – Томскка багышланган гимн авторы Константин Лакинның, ХХ гасырның күренекле композиторы, Россия авангард музыкасына нигез салучы Эдисон Денисовның әсәрләреннән  музыка кертелгән.

Концертта Томск өлкәсе һәм аның мәдәният брендларының видеопрезентациясе булачак.

Концерт кысаларында Игорь Волкның Томск өлкәсенең мәдәни тормышындагы күренекле вакыйгаларны сүрәтләгән фотокүргәзмәсе оештырыла.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International