Борис Березовскийның «Алабуга шәһәрендә җәйге кичәләр» исемле фестивале

9 июль 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 10-14 июлендә Алабугада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән күренекле пианист Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» исемле II Халыкара фестивале узачак.

Фестиваль классик концертлар кысаларында оештырыла, анда дөньякүләм танылган классик музыка коллективлары һәм башкаручылары катнашачак. Алар арасында Борис Березовский үзе, виолончелист Анри Демаркет (Франция), музыка башкаручы Аркадий Шилклопер (Германия), скрипач Никита Борисоглебский(Мәскәү), Алексей Балашов (Мәскәү), органчы Рубин Абдуллин (Казан), баянчы Айдар Сәлахов (Мәскәү), Мария театры солисты Айгөл Хисмәтуллина (Санкт-Петербург), виолончелист Андрей Каминский (Казан), пианист Анна Денисова һәм Варвара Мягкова (Мәскәү), пианист Федор Орлов, Крис Стаут һәм Катрион Маккей (скрипка һәм кельт арфасы, Шотландия), арфада уйнаучы София Каландадзе (Мәскәү), «Губернаторский» Ульяновск дәүләт академия симфония оркестры, Игорь Лерманның  Камера оркестры ( Чаллы), «Сирин» борынгы музыка ансамбле (Мәскәү), «Мадригал» борынгы музыка ансамбле (Мәскәү), автор җырларын башкаручы Сергей һәм Татьяна Никитиннар (Мәскәү), актер һәм режиссер Александр Гордон (Мәскәү).

Чыгышлар open air форматында узачак. Керү ирекле. 

Узган ел  Б. Березовскийның беренче фестивале үзенә  4 көн эчендә 40 меңнән артык кешене җыйган иде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования