«7 көн эчендә кино» халыкара проектының шорт-бите игълан ителде

8 июль 2019 ел., дүшәмбе

1-7 сентябрь көннәрендә Казанда Халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында беренче тапкыр «7 көн эчендә кино» проекты тормышка ашырылачак, ул үз эченә мобиль лаборатория һәм күчмә кампус  мөмкинлекләрен ала. Конкурска дөньяның 31 иленнән 100дән артык проект килгән. Сайлап алу өчен 46 командадан гаризалар кабул ителгән. Финалга 10 проект узган.

«7 көн эчендә кино» халыкара проектының шорт-бите:

1. Татьяна Жукова, Россия. «Голодовка» проекты

2. Джордж Даниелянтц, Россия. «Между нами» проекты

3. Норман Бертран, Франция. «Письма Платонову» проекты

4. Димитрис Аргирю, Германия-Греция. «Айголь-Лунный цветок» проекты

5. Гасидех Голмакани, Иран. «Потерянный в cиневе» проекты

6. Грейс Хсиа, Кытай. «Любовные письма для Линг» проекты

7. Йоги Парриш, Швейцария. «Будь честен» («Пчела») проекты

8. Найманов Магомет-Али Шабанович, Россия. «Башня» проекты

9. Павел Рузяк, Чехия. «Следующий» проекты

10. Энхбат Натсагдори, Монголия. «Мой отец в Казани» проекты

Сайлап алынган иҗади командалар 7 минутлык кыска метражлы фильмнар иҗат итәчәк. Кино төшерү өчен Татарстан Республикасында 10 локаль урын билгеләнгән: «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе, Кабан күле яр буе, «Семрук» декоратив кино  авылы (Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы), «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (Ушкова йорты), Киселев йорты (интерьер), Лядской бакчасы, Алафузов фабрикасы, Этнографик татар авылы (Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Исаково бистәсе). Төшерү мәйданчыклары сценарийлар арасында бүленәчәк. Халыкара командалар составында эшләү өчен барлык теләүчеләр дә чакырыла, кастинг узачак.

Нәтиҗәләр 7 сентябрьдә Казанда XI Халыкара яшьләр кинофестиваленең ябылу тантанасында ясалачак. Катнашучылар киноларын халыкара дәрәҗәле  жюри хөкеменә тәкъдим итәчәк. Җиңүче 500 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алучылар - 300 һәм 200 мең сум алачак. 

Соңрак төшерелгән барлык фильмнардан Татарстан турында киноальманах төзеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «7 көн эчендә кино» проектын тәкъдир итү апрельдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисадый саммитында һәм февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында узды.

Проект турындагы нигезләмә: https://drive.google.com/drive/folders/1-fgH2fJv959JXLQ4xH9Z_CyvEtJbKepZ

Проектны гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Аккредитация түбәндәге электрон адрес буенча үткәрелә: kinoproject.kzn@yandex.ru,  шулай ук телефон номеры буенча: 8 (987) 235-88-55 (Ирина Егоренко).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования