Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Уяв» - милләтенә карамастан, бөтен кеше билгеләп үтә торган матур бәйрәм

6 июль 2019 ел., шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашия Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьев бүген Аксубай районында узган «Уяв» Бөтенроссия чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнаштылар.

Хөрмәтле кунакларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Чувашия Республикасының мәдәният, милләт эшләре һәм архив эше буенча министры Константин Яковлев озатып йөрде.  

«Уяв» бәйрәменең тамырлары борынгыдан килә. Әлеге бәйрәм энтузиастлар һәм фольклорчылар тырышлыгы белән республика брендларының берсенә әйләнде. Бүген «Уяв» - Татарстанның күпмилләтле халкы тормышында әһәмиятле бәйрәм.

Бәйрәм «Уяв дусларын чакыра» дигән музыкаль-хореография композициясе белән ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне оештыручыларга һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларга рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ул Чувашия  Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьевка җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Уяв - милләтенә карамастан, бөтен кеше билгеләп үтә торган матур бәйрәм.  «Мин мондый бәйрәмнәрне бергә күбрәк уздыруыбызны телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Чувашия Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьев Аксубай районында «Уяв» бәйрәмен затлы һәм искиткеч дип атады. Ул Чувашия Республикасы, Татарстан Республикасы һәм бөтен Россия халыкларының мәдәни, рухи кыйммәтләрен, традицияләрен яшь буынга тапшырулары өчен ветераннарга рәхмәт белдерде. Хәзерге глобальләшү шартларында ата-бабаларыбызның мәдәни кыйммәтләрен югалтмавы бик мөһим, дип белдерде Чувашия җитәкчесе.

Михаил Игнатьев шулай ук, Татарстан халкының үз тормыш рәвеше, үз кыйммәтләре күп булуын, һәм аларның Чебоксар шәһәрендә узган Федераль Сабантуйда күрсәтелүен билгеләп үтте.

«Әйдәгез, патриотик мөнәсәбәте өчен Татарстан Республикасы Президентына алкышлар белән рәхмәт әйтик», - дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга Михаил Игнатьев.

Ул шулай ук иртәгә православие бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәген дә искәртте.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Аксубай муниципаль районындагы мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләп үтте. Озак еллар намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен түбәндәгеләр  күкрәк билгеләре белән бүләкләнде:

Егорова Наталья Валерьевна, «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең район мәдәният йорты методисты;

Нурхәмитова Әлфия Рәшит кызы,  «Үзәкләштерелгән музей системасы»  муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры;

Салахова Ирина Николаевна, «Үзәкләштерелгән клуб системасы»  муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең район мәдәният йортының клуб эше методикасы буенча белгече.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Аксубай районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Тимирясев Алексей Сергеевич бүләкләнде. 

Көн дәвамында  бәйрәмдә  бик күп төрле мәйданчыклар эшләде: «Умартачы йорты » («Утарҫе ҫурче»); «Балыкчы йорты» («Пулǎҫǎн ҫурчӗ»), «Ипи пешерүче йорты » («Ҫǎкǎр пеҫерекенсен ҫурче»), «Аучы йорты», чуваш ызбасы («Чǎваш ҫурче»), өстәл арты җырлары  һәм башкалар. Программада шулай ук такмакчылар һәм гармунчылар чыгышлары, фольклор коллективларында катнашучылар белән әйлән-бәйлән, халык уеннары, спорт ярышлары, декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсе, шулай ук һөнәр осталарының мастер-класслары да бар иде.

Кунаклар алдында Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Чувашиядән, Башкортстаннан һәм Самара өлкәсеннән 45 коллектив чыгыш ясады. Чуваш дәүләт җыр һәм бию академия ансамбле (Чебоксар шәһәре) бәйрәмнең махсус кунагы булды.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республиканың  традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Аксубай муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Татарстан Республикасындагы  Чуваш милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Белешмә өчен: бүгенге көндә Татарстанда 116,3 мең чуаш яши, саны буенча алар, татар һәм руслардан кала,  өченче урында торган этник төркем. 95 чуаш мәктәбендә туган телдә укыту алып барыла. Республикада 100дән артык чуваш фольклор коллективы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования