8 июльдә Алабугада туй тематикасына багышланган халыкара арт-симпозиум башлана

2019 елның 5 июле, җомга

8 июльдән 17 июльгә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Россия Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Россия Рәссамнар берлеге ярдәме белән заманча сәнгать буенча «Туй мәшәкатьләре» («Свадебный переполох») исемле ХIV халыкара арт-симпозиум үткәрәчәк.

Анда Россия, Франция, Мисыр, Португалия, Әфганстан, Казахстан, Украина, Төркмәнстан һәм Италиядән 40 рәссам катнашачак.

Катнашучылар  туй тематикасына иҗат иткән  әсәрләрен  Россия Федерациясе Музей фондын тулыландыру өчен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына тапшырырга тиеш була.  XIV арт-симпозиум эшләренең йомгаклау күргәзмәсе 16 июльдә ачыла.

13 ел эчендә музей-тыюлык 22 арт-проект үткәргән, анда 25 илдән 796 рәссам катнашкан. Иҗатчылар  барлыгы 1400дән артык әсәр язган.

Симпозиумнарда катнашучыларның эшләре музей — тыюлык тарафыннан Белоруссия, Казахстан, Кытай, Болгария, Сербия, Словакия, Португалия һәм Германия кебек Россиянең һәм якын,  ерак чит илләрнең шәһәрләрендә  тәкъдим ителгән күчмә күргәзмәләр экспозициясенә кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International