«Музей. Сила места» исемле проектлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2019 елның 5 июле, җомга

Потанин фонды музейны заманча ачык иҗтимагый институт, белем бирү һәм инновацияләр үзәге итәргә сәләтле белгечләр һәм оешмаларга ярдәм күрсәтә, бу чара шулай ук территорияләрне социаль-икътисадый яктан үстерүгә өстәмә этәргеч бирәчәк.

«Музей. Сила места» конкурсы Россия музейларына традицион практика кысаларыннан чыгарга, иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган грантлар хисабына үзенең белем бирү  һәм социаль эшчәнлеген камилләштерергә ярдәм итә.

Конкурста катнаша алалар:

Коммерцияле булмаган оешмалар (музейлар);

Дәүләт һәм муниципаль (казна, бюджет, автоном) учреждениеләр;

Шәхси (дәүләтнеке булмаган) учреждениеләр;

Үз исемендә «музей» сүзе булган яки Устав нигезендә музей  яки мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар;

Профессиональ музей берләшмәләре һәм ассоциацияләр;

Музей яисә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларның (ведомство музее, җәмәгать музее, музей бүлеге, филиал, вәкиллек) структура (аерымланган) бүлекчәләре.

Проектларны гамәлгә ашыру вакыты 18 айдан ким булмаска һәм 36 айдан  артмаска тиеш.

Грант фондының күләме - 45 млн. сум.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне  - 2019 елның 15 августы. Конкурс нәтиҗәләре 2019 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://museum.fondpotanin.ru/competitivegrants

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International