Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

5 июльдә Мәскәүнең халыкара Музыка йортында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Яңа Музыка» камера оркестры, «Казан» бию ансамбле, шулай ук опера сәхнәсенең иң яхшы башкаручылары һәм яшь талантлары катнашында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узачак.

Музыка йорты холлында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының тарихи афишалары (1930-1940 еллар), популяр спектакльләрдән костюмнар, В. И. Качалов исемендәге театр музееннан фоторәсемнәр тәкъдим ителәчәк. Экспозицияне яшь рәссамнар, Н.И.Фешин исемендәге Казан  сәнгать училищесы студентларының театр куелышларына ясаган плакатлары тулыландырачак.  Биредә үк  кунаклар милли татар музыкасының уникаль язмалары коллекциясе белән дә таныша алачак.

6 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында гомумшәһәр «Сабантуй» бәйрәме узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International