Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

30 июнь көнне танылган драматург, прозаик, актер һәм режиссер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Туфан Миңнуллин  исемендәге әдәби премия лауреаты Аманулланың 60 нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Аманулла (Әмир Аман улы Камалиев) 1960 елның 29 маенда Та­тарстан Республикасының Апас районы Шыгай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1975 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең 15 нче номерлы техника-һөнәр учили­щесына укырга килә. Училищены тәмамлагач, Казан моторлар төзү бер­ләшмәсендә токарь булып эшли башлый.

1980–1983 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Студент елларында шәһәрдәге үзешчән сәнгать түгәрәкләренә яратып йөри һәм, үзенең киләчәк тормышын тулысынча сәнгать белән бәйләргә күңелен беркетеп, институтта укуын ташлый да 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемен­дәге театр училищесына укырга китә.

Театр училищесында укыганда Аманулла үзе дә каләм тибрәтә баш­лый – шигырьләр, хикәяләр языштыра, классик драматургия әсәрләрен тирәнтен өйрәнү тәэсирендә бу жанрда да көчен сынап карый.

1989 елда театр училищесын тәмамлап Казанга кайткач, Аманулла Г.Ка­мал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли баш­лый. Төп хезмәтеннән буш вакытларында үзенең беренче сәхнә әсәре «Җәйге кырау» драмасын яза. Ниһаять, 1992 елда әсәр, Чаллы татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелеп, тамашачыларга күрсәтелә. Беренче иҗат җимеше булуга карамастан, спектакль тамашачылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да җылы кабул ителә.

Беренче иҗади уңышы яшь драматургны яңа әсәрләр иҗат итәргә рух­ландыра. 1994 елдан башлап аның каләменнән ел саен диярлек яңа сәхнә әсәре төшә бара. Алар арасында бүгенге тормыш материалына таянып язылган комедияләр, берничә драма, балалар сәхнәсе өчен биш-алты әкият һәм башка сәхнә әсәрләре бар. Драма­тургның төрле елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Чаллы татар дәүләт театрында, Әлмәт татар драма театрында, Түбән Кама татар драма театрында, Уфаның «Нур» татар драма теат­рында, Оренбург татар драма театрында һәм Казан татар яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә «Әлепле әртисләре»,  «Кылый Кирам балдагы»,  «Әле кичә генә яз иде»,  «Җәйге кырау»,  «Их, рәхәт безгә ирсез дә!», «Мактанчык Әтәч», «Итәкле кияү»,  «Кыйбла кая?»,  «Борын-борын заманда», «Моңлы ядкәр»,  «Светофорда кунакта» спектакльләре  зур уңыш белән бара.  2004 елда «Яңа татар пьесасы» дигән республика конкурсында Аманулланың «Бер кирпеч, ике кирпеч» исемле пьесасы махсус бүләккә лаек була.

Аманулла 1995–2000 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәгендә режиссер, ә 2000–2002 елларда Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры булып эшли.

Аманулла эстрада өчен язылган күп кенә юмористик хикәяләр һәм шигырьләр авторы буларак та билгеле. Ул – «Чаян» журналының даими авторларыннан. Аның бу төр әсәрләре 2002 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясе басмаханәсендә дөнья күргән «Кайсыгызның теше сызлый?» исемле җыентыкта урын ала. Драматургның “Моңлы ядкәр” исемле пьесалар җыентыгы 2005 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Аманулла – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Язучыга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык, кешеләрне ярату кебек сыйфатлар хас иде. Аның күпкырлы иҗади эшчәнлеге чын мәгънәсендә халкыбызның алыштыргысыз милли байлыгына әверелде. 

Аның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International