Төрекмәнстанның сәнгать осталары Казанда бәйрәм концерты куйды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Төрекмәнстан сәнгать осталары концерты узды. Казанда артистлар татар халык бәйрәме Сабантуй үткәрелү һәм Татарстан башкаласына Төрекмәнстан Президенты   Гурбангулы Бердымөхәммәдовның рәсми визиты хөрмәтенә чыгыш ясадылар.

Концертны ачып, Төрекмәнстанның атказанган артисты Довлет Аннагельдыев Төрекмәнстан һәм Татарстан Президентларына ике тугандаш халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Концерт аншлаг белән  үтте. Аны төрекмән диаспорасы вәкилләре, төрекмән гаиләләре, Төрекмәнстаннан белем алу өчен килгән Казан югары уку йортлары  студентлары, шулай ук төрле милли-мәдәни автономияләр вәкилләре карады.

Рәсми кунаклар буларак Төрекмәнстан мәдәният министры Атагелди Шамырадов һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Концертны дуслык һәм тынычлык турында җырлар белән Төрекмәнстанның халык артистлары Гөлшат Гурдова, Аннагулы Мыратдурдыев, Парахат Амандурдыев, шулай ук эстрада йолдызлары Зөләйха Какаева һәм Әхмәт Атаджанов ачып җибәрделәр. Төрекмәнстан артистлары ике сәгатьлек концерт  тәкъдим итте, программада халык җырлары һәм биюләре,  халык уен коралларында уйнау, заманча композиторларның әсәрләрен башкару, популяр вокаль һәм хореографик композицияләр бар иде. 

Тамашачылар һәр солистны алкышлар белән каршы алды һәм озатып йөрде, хитларга кушылып җырлады. Җылы кабул итү белән  рухланган артистлар ватандашларына туган җирләрен онытмауларын һәм өйләренә ешрак кайтып йөрүләрен теләде.

Төрекмәнстан артистларына Татарстаннан сәламләү номерын ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итте – аларның танылган «Гармун» вокаль-хореографик композициясе тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

Кичә Төрекмәнстанга багышланган милли хит башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International