«Гриндландия» авторлык җыры фестиваленең оештыру комитеты катнашучылар һәм кунаклардан гаризалар кабул итә башлый

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

«Гринландия» XXVII Бөтенроссия авторлык җыры фестивале 2019 елның 19-21 июлендә Киров өлкәсенең Башарово авылы янында Быстрица елгасы ярында узачак.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Валенчук тарафыннан оештырылган «Гринландия» фестивале быел 27 нче тапкыр үткәрелә. «Гринландия-2019» девизы  итеп «Мин яратам сине, тормыш!» дигән сүзләр  сайлау очраклы түгел. Узган ел фестивальгә легендар җырчы Иосиф Кобзон исеме бирелде. Ул берничә ел дәвамында «Гринландия» Бөтенроссия авторлык җыры фестиваленең жюри рәисе булды һәм тулы бер буын  яшь башкаручыларга сәнгатькә юллама бирде.

Шушы көннәрдә зур фестиваль хәрәкәтенең традицион өлеше булган читтән торып үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Аның бурычы – «Гринландия»гә мөмкин кадәр күбрәк талантлы кешеләрне җәлеп итү. Елдан-ел катнашучылар саны гына түгел, ә фестивальнең географиясе дә киңәя. Бу юлы «Мин яратам сине, тормыш» конкурсының жюри хөкеменә 74 төбәктән һәм 21 илдән 2542 эш тәкъдим ителде. Ай дипломантлары һәм конкурс лауреатлары өчен тавыш бирүдә 23 меңнән артык кеше катнашты.

Читтән торып үткәрелгән турда катнашучылар арасында татарстанлылар да аз түгел: Мартынычев Сергей Петрович (Әлмәт), Мельников Алексей Владимирович (Әлмәт), «Дивоцвіт»  казак халык ансамбле (Яр Чаллы), Садовникова Валентина Федоровна (Яр Чаллы), Бут Виктор Афанасьевич (Яр Чаллы), Фомин Вениамин Аркадьевич (Яр Чаллы), Кондюкова Елена Львовна (Яр Чаллы), Азгамова Ольга Александровна (Яшел Үзән), «Голос ОК» ансамбле (Түбән Кама), Мазитова Наталья Анатольевна (Түбән Кама),  Карасев Александр Юрьевич (Яшел Үзән), Халикова Софья Михайловна (Казан Шәһәре), Халиуллина Алия Рөстәм кызы (Әлмәт), Сагиева Маргарита Александровна (Питрәч районы, Питрәч авылы).

Иң яхшы авторлар һәм башкаручылар «Гринландия» фестивалендә күпсанлы  тамашачы алдында турыдан-туры чыгыш ясау мөмкинлеген алачак.

Тулырак мәгълүмат www.grinlandia.ru сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International