Казан яшь тамашачылар театры ачык һавада притча-спектакль тәкъдим итәчәк

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

22 июньдә 21.00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театры  ишегалдында ачык һавада Максим Горький хикәяләре буенча куелган «Бывшие люди»  спектакленең премьерасы күрсәтелә. Әлеге формат театр өчен дебют булачак.

«Бывшие люди» гыйбарәсе 1897 елда Максим Горький тарафыннан шул исемдәге әсәр бастырылганнан соң кулланылышка керә, ул әсәр беркайчан да гадәти тормышка кире әйләнеп кайта алмаган кешеләргә багышлана. XIX гасыр ахырында Горький өчен мондый кешеләр  кызгану объекты булса, Совет хакимияте килгәч, «элеккеге кешеләр» яңа мәгънәгә ия булып,  төрле эзәрлекләү объектына әйләнәләр. 

Спектакль  куелышында  Казан яшь тамашачылар театрының яшь  артистлары катнаша.

Режиссер-куючы, рәссам һәм хореограф - Илнур Гарифуллин.

Композитор - Камил Гатауллин.

Рольләрне  башкаралар: Нияз Зиннәтуллин, Камил Гатауллин, Эльвина Булатова, Гүзәл Вәлишина, Полина Малых.   

Дәвамлыгы: 1 сәгать 30  минут.

Яшь категориясе: 16+

Журналистлар өчен  аккредитация  tuz-piar@mail.ru электрон почтасы аша яки  +7-960-084-17-12 (Алена) телефоны буенча алып барыла.

Спектакльгә керү Островский урамы, 10 нчы йорт ягыннан (театрга үзәк керү урыны янында).

Яңгырлы һава торышы булган очракта, спектакль башка вакытка күчереләчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин Указы нигезендә 2019 ел Россия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителде. Аның төп бурычлары илебезнең иң яхшы театр традицияләрен һәм казанышларын саклап калу һәм популярлаштыру; төрле шәһәр халкы өчен театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен үтемле итү, театр эшен оештыруны камилләштерү һәм театр мәгарифе мәсьәләләренә игътибарны көчәйтү  белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International