2019 елда кинематография  өлкәсендәге  проектларны гамәлгә кую  өчен субсидияләр алырга теләүче коммерцияле булмаган  оешмалардан кабаттан заявкалар кабул ителә

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан  Мәдәният министрлыгы 2019 елда кино проектларын гамәлгә  куйганда тотылган чыгымнарны каплар өчен  субсидияләр алырга теләүче коммерцияле булмаган оешмалардан  кабат заявкалар кабул ителүе турында хәбәр итә.

Субсидияләр түбәндәге  таләпләргә җавап бирә торган оешмаларга бирелә:

оешма - Татарстан территориясендә билгеләнгән тәртип буенча теркәлгән юридик зат булырга тиеш;

оешманың, субсидия алу турындагы килешү имзаланачак айдан алдарак килгән айның беренче көненә: салым, җыемнар, иминият кертемнәре, пенияләр, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлары, Татарстан бюджетына вакытында кайтарылмаган субсидияләре, бюджет инвестицияләре булмаска тиеш;

оешманың  үзгәртеп кору, юкка чыгу, банкротлык процессында булмавы шарт;

әгәр Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан салымнарның ташламалы режимына караган һәм (яки) финанс операцияләрен башкарганда  мәгълүмат  бирүе мәҗбүри булмаган дәүләт яки территория исемлегенә кертелгән чит ил юридик заты өлешенә устав капиталының 50 проценттан артыгы туры килмәсә;

оешма кинематография өлкәсендәге проектларны гамәлгә кую өчен Татарстан бюджетыннан норматив хокукый актлар нигезендә акчалар алмаса.

Субсидияләр алу өчен заявкалар кабул итү 10 көн дәвам итә: 19-28 июнь көннәре.

Документларны кабул итү белән Татарстан Мәдәният министрлыгының ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге шөгыльләнә. Адресы: 420015,  Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 1нче кат,  113 кабинет, эш көннәрендә 09.00-12.00 һәм 13.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Субсидия алу өчен коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Мәдәният министры исеменә хат һәм субсидия алу өчен заявка тапшыру (заявка формасы сылтама буенча: /file/File/ЗАЯВКА(1).doc).

Заявка белән бергә тапшырылырга тиеш:

Проект презентациясе: авторы күрсәтелгән сценарий, кыскача синопсис, кыскача режиссер экспликациясе, иҗади төркем исемлеге, режиссер, сценарий авторлары һәм продюсер фильмографиясе, календарь-куелыш планы, проектны башкару өчен матди-техник һәм кадрлар ресурслары турында мәгълүмат,  проект стратегиясе;

Проектны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнар;

Юридик зат булып дәүләт теркәлүе турында таныклык копиясе;

Салым органында хисапка басу турында таныклык копиясе;

Юридик затларның Бердәм дәүләт реестрыннан күчерелмә;

Учредитель документлары, аларга үзгәрешләр керткән барлык документларның копиясе;

Субсидия күчерелергә тиешле счет турындагы мәгълүмат;

Коммерцияле булмаган оешманың барлык таләпләргә  туры килүе турындагы  белешмә, ул оешма җитәкчесе тарафыннан имзаланган булырга тиеш.

Салым органыннан бурычлар булмау турындагы белешмә.

Проектларның темалары, жанрлары,  субсидия суммалары белән танышу өчен сылтама: /file/File/Темы жанры проектов суммы субсидий (1)(1).docx

Кабул итү вакыты тәмамлануы турында игълан ителгәннән соң,  коммерцияле булмаган оешмалардан  документлар һәм материаллар теркәү өчен кабул ителми. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы документлар һәм материаллар почта һәм курьер хезмәтләре тарафыннан  тоткарланган өчен   җавап бирми. Субсидияләр алуга дәгъва итүче коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән документлар һәм материаллар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый, кире кагу сәбәпләре хәбәр ителми.

Элемтә өчен җаваплы хезмәткәр: Галиева Гүзәл Раиф кызы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече, (843) 264 73 91, Guzel.Kuteeva@tatar.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International